Үзең булган урында сайлау мөмкинлеге турында инструкция

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гаризалар 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр кабул ителә.

 Татарстан халкы үзләре булган урында сайлау исемлегенә кертү турындагы гаризаны Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша31 гыйнвардан 12 мартка кадәр бирә ала. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта бүген шул хакта хәбәр итте.

“18 мартта илдә Россия Президентына сайлаулар уза. Бу көнне, республикада яшәүчеләрнең бөтенесе дә үз шәһәрендә яки төбәгендә булмаска мөмкин. Әгәр дә гражданин бу көнне яшәү урыны буенча өендә булмаса, аңа күпфункцияле үзәктә яисә Россия дәүләт хезмәтләре порталында ул сайлау көнне булачак адрес буенча сайлау исемелегенә кертү турында гариза бирергә кирәк”, – дип билгеләп үтте спикер.

Россия дәүләт хезмәтләре порталына гариза тапшыру өчен исәп язуын файдаланырга кирәк булачак. Россия дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алу өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасын (ЕСИА) – универсаль парольне кулланырга мөмкин. “Шәхси кабинет”ны теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International