8 декабрьдә Халыкара рәссамнар көне билгеләп үтелә.
Балалар сәнгать мәктәбендә бу көнне китапханәче Фадеева В.Ю. һәм сәнгать бүлеге укытучысы Султанова Н.А. 3-7 класс укучылары белән "Дөньяга рәссам күзлегеннән" исемле уен-викторина уздырдылар. Бу чарада яшь рәссамнар ике төркемгә бүленеп ярыштылар - табышмак, мәкальләрне рәсемгә төшерделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Конкурсантлар тигез баллар җыйдылар, дуслык җиңде. Катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.