"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең төбәк һәм россия этабындагы уңышлары өчен Инсаф Сафин Чирмешән районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сафин Инсаф Габдулла улы - Туймәт мәктәбенең 9 класс укучысы.
Ата-аналары
Әтисе - Сафин Габдулла Габдрахим улы, "Витязь" җәмгыятендә эшли.
Әнисе - Сафина Розалия Габбас кызы, Бәркәтә мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Тренерлары
Билалов Фаиз Тәуфыйк улы – Лашман урта мәктәбенең физкультура укытучысы, өлкән тренер, йөзү буенча тренер
Колесникова Марина Ивановна – Иске Элмәле мәктәбе физкультура укытучысы, җиңел атлетиака буенча тренер
Мисбахова Флүзә Әкъдәс кызы – Чирмешән лицее физкультура укытучысы, ату һәм гомум әзерлек буенча тренер
Сергеев Юрий Михайлович – Чирмешән лицее физкультура укытучысы, ату һәм гомум әзерлек буенча тренер
Шиһапова Рәмилә Вәлиәхмәт кызы – Туймәт мәктәбе физкультура укытучысы