Чирмешән районы делегациясе 21 ноябрьдә, Әлки районында узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру сорауларына багышланган икенче төбәк семинар-киңәшмәсендә катнашты. Чарада республиканың 11 муниципаль районыннан вәкилләр катнашты.
Киңәшмә ахырында конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чирмешән районыннан "Яхшы авыл җирлеге" номинациясендә Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин, "Яхшы шәхси хуҗалык" номинациясендә Туймәт авылыннан Мидхәт Кәримов диплом белән бүләкләнде.