Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышлап Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында чара уздырылды. Әлеге акциядә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин һәм пропаганда инспекторы Рәмис Шәкуровлар чыгыш ясады. Һәлак булучыларны искә алып күккә төрле төстәге шарлар очырдылар.