13 ноябрендә район авылларында “Йолдызлык-Созвездие” яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары башланып китте. Ул барлык авыл җирлекләрендә дә узачак. Иң беренче булып Лашман авыл җирлеге яшьләре сәхнәгә чыкты. 15 ноябрьдә - Яңа Элмәле, 16 ноябрьдә - Бәркәтә һәм Туймәт авыл җирлекләре чыгыш ясады. Жюри 60 концерт номеры карада, аларда 4 яшьтән 21 яшькәчә 100дән артык кеше катнашты. Икенче турга 30 концерт номеры сайлап алынды. Ул 2018 елның январендә 4 зонада узачак. Гала-концерт 2018 елның 1 февраленә планлаштырыла.