Район оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Район оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана.

Чемпионатта ике төркемдә район үзәгеннән - 17, авыл җирлекләреннән 19 команда катнашачак.  Ир-егетләр арасында беренче уен 10 ноябрьдә була, чемпионат 23 февральдә тәмамлана.  Ноябрьдә авыл җирлекләре арасында уеннар узачак.  Район оешмалары арасында ярышлар декабрьдә башлана. 

Чемпионат ике этапта уза.  Беренче этапта командалар круг буенча уйныйлар. Икенче этап плей-офф - командалар очколар  буенча төтеп алганчы уйный.

1,2,3 алган командалар медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләк  алачаклар. 1 урынга -  15 мең сум,  2 урынга -  10 мең сум, 3 урынга - 5 мең сум.

Ярышлар район мәктәпләре спорт залларында, Чирмешән лицее, беренче Чирмешән мәктәбе һәм физкультура-сәламәтләндерү  комплексы спорт залларында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International