"Математик марафон" республика олимпиадасында Чирмешән лицее, беренче Чирмешән һәм Лашман мәктәпләреннән 17 укучы катнашты. Ике турдан торган олимпиадада беренче Чирмешән мәктәбенең 2 класс укучысы Илдар Могыйзов (укытучысы Нина Плотникова) һәм Чирмешән лицееның 2 класс укучысы Илнур Ганеевлар (укытучысы Нәфисә Зиннурова) 62 шәр балл җыйдылар. Котлыйбыз!