Татарстанлыларны ноябрьдә өч көнлек яллар көтә

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек яллар көтә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 4 ноябрь, Халыклар берлеге көне, ял көне булып санала.2017 елда 4 ноябрь ял көне – шимбәгә туры килә. Ял көне һәм бәйрәм көне туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә. Шулай итеп, ял көне 4-нче ноябрьдән дүшәмбе 6-нчы ноябрьгә күчерелә.

6 ноябрь, ТР Конституциясе көне, шулай ук бәйрәм көне булып тора. Татарстан Республикасының 2016 елның 29 сентябреннән 67-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы” Законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” Законы буенча, Татарстанда ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көннәренә өстәмә көн бирелми.

Шулай итеп, 2017 елда 5 көнлек эш атнасы белән эшләгән кешеләр 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкләр. Шул ук вакытта, 3 ноябрьдә эш көне 1 сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль ярдәм министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International