ТАССР төзелүгә - 100 ел "Барысы да ничек башланды"

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

"Изге йөрәк" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  яшүсмерләр белән ТАССР төзелүгә - 100 ел тулуга багышлап "Барысы да ничек башланды" исемле чара уздырдылар. Балаларга яңа төбәк барлыкка килү турында сөйләделәр. ТАССР барлыкка килү турындагы декретка 1920 елның 27 маенда кул куелган. Документның төп нөсхәсе Россия архивында саклана, Казанда да күчермәсе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International