7 октябрьдә "Россия мәдәнияты" федераль максатчан программа кысаларында "Этномириада" халыкара конкурс-фестивале узды. Безнең районны Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының "Хыял" ансамбле тәкъдим итте. Коллектив "Фольклор ансамбль" номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга ия булды.