Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта яшьләрнең ял итү үзәге хезмәткәрләре, Экология елына багышлап "Планетабызны тәртипкә китерик" исемле уеннар, рәсем конкурсы оештырдылар. Чарада бәләкәй һәм урта яшьтәге балалар катнашты.