"Мәдәният дөньясына чакырабыз!" бердәм мәдәният дәресе

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрьдә Татарстанда һәм Чирмешән районында, инде дүртенче тапкыр, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты старт алды.
Проект кысаларында үзәк балалар китапханәсендә "Мәдәният дөньясына чакырабыз!" бердәм мәдәният дәресе беренче Чирмешән мәктәбенең 2 класс укучылары белән үткәрелде. Балаларга мәдәни  көндәлекне тутыру турында киңәшләр бирделәр, виртуаль сәяхәт барышында балалар Казанның истәлекле урыннары белән таныштылар. Аннан соң барлык укучыларга да мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Бу көнне бердәм дәрес  районның барлык китапханәләрендә дә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International