Бәйгедә катнашу өчен, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча Татарстанның Конституция судына теләсә нинди электрон җайланмада (CD яки DVD диск, флеш-туплагыч (накопитель) AVI форматында видеоролик һәм бәйге таләпләре буенча язылган гаризаны җибәрергә кирәк.
Конкурс эшләрен, шул исәптән аларның конкурс таләпләренә туры килүен бәяләү, җиңүчене билгеләү оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Конкурс нәтиҗәләре, җиңүче исеме һәм бүләкләү тантанасы турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Гаризалар кабул итү өчен,Татарстан Республикасы Конституция судындагы фәнни-аналитик бүлек аппаратының әйдәп баручы киңәшчесе Р.С.Садыйков җаваплы итеп билгеләнгән.
Элемтә өчен телефон: (843) 264-74-86, электрон почта адресы: Rustam.Sadykov@tatar.ru).