Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалында "Терроризм җәмгыятькә куркыныч тудыра" темасына чара уздырды. Чара барышында китапханәчеләр студентларга терроризмның кешелек дөньясына нинди куркыныч тудыруы хакында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр , 2004 елның сентябрендә булган Беслан трагедиясен дә искә төшерделәр.