Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Каенкай" балалар бакчасында балалар белән "Яхшы һөнәрләрнең исәбе юк" исемле чара уздырдылар. Слайд-презентация аша балалар дөньяда билгеле булган һөнәрләр белән таныштылар, үзләренең киләчәктә кем булырга теләүләре турында да әйттеләр.