Барлык уку йортларындагы кебек, көзнең беренче көне - 1 сентябрьдә Нурлат аграр техникумы филиалында да "Беренче кыңгырау" чыңлады. Филиал мөдире Владимир Александрович Островский студентларны, техникум коллективын, ата-аналарны бәйрәм белән котлады, техникумда югары квалификацияле, тормышта кирәкле белгечләр әзерләүләрен билгеләп үтте. Флагны техникумның иң яхшы студенты Алексей Егоров күтәрде.