Иске Кадидан Минһаҗева Әминә Галим кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Иске Кадидан Минһаҗева Әминә Галим кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.

2017 елның 2 сентябрендә Иске Кади авылыннан Минһаҗева Әминә Гаилим кызына 90 яшь тулды. Әминә әбинең юбилеена кунаклар күп  килде. Бәйрәм табыны артында кыз туганнары, күршеләре, балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды. Әминә Галим кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә  Кәлимуллина да килде.

Рәмзия Долгополова юбилярга  Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды.

Әминә әби ире Касыйм белән 50 елга якын гомер иткән һәм  сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомере буе туган колхозында эшләгән. Әминә әби  13 оныгының һәм 10 оныкчыгының яраткан әбисе. Бүген ул улы  Равил тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International