Чирмешәннән Миронова Таисия Николаевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Чирмешәннән Миронова Таисия Николаевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.

Таисия Николаевнаның юбилеена туганнары, аларның балалары җыелды.  Таисия Николаевнаны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова,  өйдә социаль хезмәт күрсәтү  бүлеге мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева килде.

Рәмзия Долгополова юбилярга  Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды.

Таисия Николаевна 90 яшендә дә моңаеп утырмый, ул мондалинада уйный, җырлар җырлый. Сугыш башланганда әле яшүсмер кыз гына булган Таисия колхозда эшли. Аңа Горькийда торф чыгарырга да туры килә. Пенсиягә чыгар алдыннан 15 ел  район башкарма комитеты бинасында  җыештыручы булып та эшли юбиляр. 

Социаль хезмәткәр Светлана Сиякина инде 17 ел Таисия Николаевнага өй эшләрендә булыша. Юбиляр мондый игътибар һәм котлаулар өчен рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International