"Каләм белән җиңдем дошманны"

5 мая 2017 г., пятница

Үзәк китапханә китапханәчеләре, Икенче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары белән, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Каләм белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Видео презентация ярдәмендә китапханәче әдәби сәгатьтә катнашучыларны татар халкының күренекле, мәшһүр язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗат юлы, батырлыгы, тормыш юлы белән таныштырды. Алар арасында М. Җәлил, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Г. Кутуй, Н. Баян, Ә. Фәйзи һ.б. бар. Кичәдә катнашучылар фронтовик язучыларыбыз иҗаты яктыртылган "Сугыш утында янганнар" дип аталган күргәзмә белән дә таныштылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International