"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"

22 марта 2017 г., среда

  21 нче март көнне Туймәт авылы җирлегендә зур күләмдә “Нәүрүз” бәйрәме билгеләп үтелде. Кыш һәм язның тигезләшкән көне бик матур, кояшлы килде. Бәйрәмгә авыл халкы белән берлектә районыбызның башка авылларының мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде. Бәйрәм Туймәт авылы җирлеге башлыгы Кәримов Айдар Бәхтияр улының котлау сүзләре белән башланып китте. Районыбыз башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакировнаның бәйрәм белән котлавы да күңелләргә язгы кояш нурлары булып кереп урнашты.

        Авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең “Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!”- дип исемләнгән театраль тамашасы да халыкка бик ошады. Тәмле пылау, ботка, коймак, кайнар чәй белән дә туйганчы сыйланды халык. Бәйрәм азагында авыл үзешчәннәре зур концерт күрсәттеләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International