Китапханәчеләр Чирмешәннең икенче мәктәбененең 6 сыйныф укучылары белән берлектә "Әдәбият дөньясында" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әдәбият сөючеләр гүзәл әдәбият дөньясына чумдылар: шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, татар халык биюен биеделәр, көйләр уйнадылар. Кичә барышында укучылар Г. Тукай, М. Җәлил, Т. Миннуллин, Ш. Галиев, Г. Гыйльманов кебек язучы-шагырьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, үзләре дә язучылар турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.