«Туган як җәүһәрләре» район фестивале дәвам итә.

3 февраля 2017 г., пятница

2 февраль көнне Югары Кәминкә мәдәният йорты «Туган як җәүһәрләре» район фестиваленең программасын тамашачылар өчен тәкъдим иттеләр. Алар үзләренең концерт программаларына  барлык жанрларны да кертеп бик кызыклы тамаша күрсәттеләр. “Палас юу өмәсе”йоласы, “Яшь  йөрәкләр”, “Зөбәрҗәт” вокаль ансамбльләре халык күңеленә бик хуш килде. Шулай ук концертта Мәдинә Шәмсетдинова, Ралия Тазиева, Миләүшә Гатина, Газимовлар гаиләсе дуэты башкаруларында бик матур җырлар башкарылды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International