Рус һәм чуваш балалары арасында “Мин татарча сөйләшәм!” бәйгесе

10 апреля 2018 г., вторник

 6 апрель көнне, балалар сәнгать мәктәбе бинасында туган як темасына багышланган

“Мин татарча сөйләшәм!” бәйгесе узды. Туган якның табигате, күренекле якташларыбыз турында татар сөйләме, җырлар яңгырады, биюләр  күрсәтелде.

  Быел район газетасы  редакциясе һәм район мәгариф бүлеге бергәләп оештырган ярышка 13 мәктәп командасы килде, барысы да бүләкләр белән китте. Түбәндәге җиңүчеләр бүләкләр һәм  Дипломнарга лаек булдылар.

 

          Номинацияләрдә җиңүчеләр:

 

            Иң яхшы сәнгатьле укучы:

1. Максим Корнилов (Иске Үтәмеш мәктәбе).

2. Оксана Плетенкова (Түбән Кармалка мәктәбе).

3. Кристина Карпова (Чирмешән лицее).

 

           Иң яхшы җырчы:

1. Яна Разукова (Чирмешән лицее мәктәбе).

2. Дарья Логинкина (Күтәмә мәктәбе).

3. Варвара Тимирясова (Ульяновка мәктәбе).

 

          Артистлык өчен:

Вера Трифонова (Түбән Кармалка мәктәбе).

 

           Оригинальлек өчен:

               (проектлар яклау)

1. Рафаэль Колесников (Чирмешән лицее).

2. Андрей Смирнов (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты).

3. Софья Еферова (Әккәрәй мәктәбе).

3. Ивашкино мәктәбе.

 

           Мәктәпләр арасында:

1. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты.

2. Казанка мәктәбе.

2. Күтәмә мәктәбе.

3. Югары Кармалка мәктәбе.

 

          Тамашачы симпатиясе:

Анастасия Романова, Максим Ряшин (Шешминка мәктәбе).

Мария Васюткина (Яңа Элмәле мәктәбе).

 

         Актив катнашкан өчен

         (укытучылар арасында):

1. Лиана Капитонова (Чирмешән лицее).

2. Людмила Мәсәлимова (1нче Чирмешән мәктәбе).

3. Ольга Коченкова (Шешминка мәктәбе).

3. Марина Туктамышева (Югары Кармалка мәктәбе).

 

   Шулай ук бәйгедә катнашучылар үзләре үткәргән чаралар турында видеоролик та алып килгәннәр. Алар буенча Әккәрәй, Югары Кармалка, Түбән Кармалка мәктәпләре җиңүчеләр дип табылды,  Дипломнар,  акчалата да бүләкләнделәр.

   Быел да “Мин татарча сөйләшәм бәйгесен!” уздыруда якташларыбыз, Себердә яшәүче бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар ,акчалата ярдәм иттеләр.

   Без аларга чын йөрәктән олы рәхмәтебезне белдерәбез! 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International